1-нче ноябрьдән Истанбулга Казаннан яңа халыкара рейс ачыла. Очышлар атнага дүрт тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә була. Шулай ук авиакомпания атнага ике тапкыр Казаннан Анталиягә даими рейслар оештырды.
Россиялеләргә Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза рәсмиләштерү таләп ителми. СОVID-19 таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясенә чит дәүләтләрдән килгән барлык кешеләргә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең карантин чараларын үтәү буенча таләпләрен үтәргә кирәк.