Бүген Казанның “Ярдәм” мәчетендә узучы «Йөрәк белән күр һәм ишет» социаль проекты тәмамлана. Әлеге проект Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланып, 2020 елда грант ярдәме алды.
Изгелекнең милләте дә, дине дә юк. Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмасы тарату дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
«Тормыш юлы» акциясе кысаларында начар күрүчеләргә, ишетүчеләргә, ялгыз пенсионерларга, аз керемле гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, чит ил студентларына ярдәм күрсәтелә.
Рәфис хәзрәт Сәйфуллин “Ярдәм” мәчете имамы
Президент гранты ярдәмендә аена 320 ашамлык җыелмаларын һәм 150 ланч-бокслар таратабыз. Бу акция тагын ярты ел дәвам итәчәк», — диде «Тормыш юлы» хәйрия акциясенең координаторы Владимир Новиков.
«Ярдәм» инвалидлар өчен реабилитация үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова әйтүенчә төп максат — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше дип тоюга ирешү.
Марсель Ибраһимов “Ярдәм” ислам хәйрия фонды укытучысы
1 апрельдән башлап 23 майга кадәр мохтаҗларга 75 меңнән артык ашамлыклар җыелмасы таратылды.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.