17-нче октябрьгә кадәр 9 Казан мәктәбендә һәм 5 балалар бакчасында «Дәрескә — бергә» федераль социаль проект кысаларында инклюзив белем атналыгы уза. Инлюзив белем атнасы җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлыгы булган һәм булмаган балаларга бергәләп белем бирү өчен шартлар тудыру зарурлыгына юнәлтү өчен үткәрелә. Мәктәпләрдә һәм бакчаларда укучылар, педагоглар, ата-аналар өчен төрле чаралар уза. 15-нче октябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Уңайлылык зонасыннан чыгу: кинода һәм тормышта аутизм» дип исемләнгән чара булачак. Килүчеләрнең барсына да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү зарур.