Китапны бәяләүдә төп күрсәткеч – эчтәлекле текст һәм сәнгатьле бизәлеш. Электрон мәгълүмати технологиялар барлыкка килү белән нәшриятләр алдында яңа юнәлешләр ачылды. Электрон басмаларның роле үсә бару фонында Татарстан китап нәшрияты заман тәлапләренә җавап бирерлек басма, электрон һәм башка форматлар аша татар китабының бердәм мәйданын тудырды. Татарстан китап нәшрияты күренекле татар язучылары, шагыйрьләренең аудиокитапларын яздыру эшен дә алып бара. Бу проект Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Тулырак, хәбәрчебез Ләлә ЗӘЙНУЛЛИНА репортажында.
100 еллык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты затлы заманча китаплар бастырып кына калмый, татар китабының чикләрен киңәйтеп, Россия, Алмания, Кытай, Төркия, Иран, Италия кебек илләрдә Халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Иң яхшы китаплар даими рәвештә данлыклы күргәзмәләрнең дипломантлары булып килә.
Күптән түгел алар Мәскәүдә узган “Кече Ватан — 2020” дип исемләнгән XVI Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурс региональ нәшриятлар арасында беренче тапкыр уза. Аны оештыручы – Россия китап бастыручылар ассоцияциясе.
Конкурска Рәсәйнең 35 шәһәрендә төбәк һәм туган як тематикалы әдәбиятны нәшер итүче 52 нәшрияттан китаплар килә. Конкурс берничә номинация буенча үтә. “Без бу көнне мөмкин кадәр якынайттык…” номинациясендә Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы җиңүче дип табылды. Аны Татарстан китап нәшрияты әзерләгән.
Шулай ук Татарстан китап нәшриятының “Татарстан Республикасы” һәм “Изге Болгар” дип аталган ике гаҗәеп матур китап-альбомнары да иң яхшы региональ басмаконкурсы дипломнары белән бүләкләнде.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.