15 октябрдә көндезге сәгать бердә, халкыбызның легендар җырчысы, Илһам Шакировның каберенә таш куела. Ташны скульптор Фәнил Вәлиуллин ясады. Җырчының кабере Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында төп аллеяда урнашкан.
Бөек җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән үрелеп барачак мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.