Әлмәт шәһәрендә өлкәннәр өчен «балалар бакчасы» эшли башлады – пенсионерлар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек әнә шулай атала. Пилот проекты буенча республикада мондый бүлекләр бары тик өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә генә ачылды. Тулырак киләсе репортажда.
Пенсионерлар көнне психологик бушанудан башлый. Бу кабинетта релакс-дәресләр һәм психолог белән сөйләшүләр уза. Ә алга таба расписание буенча – хезмәт терапиясе.
Биредә өлкәннәргә кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Берәүләр махсус кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясыйлар, ә Вәдүт Әхмәдовның да яраткан шөгыле бар. Ул начар күрә. Вәдүт Әхмәдов үзәктә чын-чынлап тормыш ямен тоюы турында сөйләде.
Вәдүт Әхмәдов (курсларда катнашучы):мин авыр депрессия кичердем. Ә монда килгәч, күэелем тынычланды. Үзеәә тынгылык таптым. Монда кәефем күтәрелә. Киләчәккә планнар белән яшим.
«Ветеран» үзәгенең социаль эш буенча белгече Венера Гарифуллина: «Алар биредә яратып шөгыльләнәләр.Авырулары турында да оныталар. Монда үзләренчә тернәкләнү курсын узалар дип әйтергә мөмкин.
Елизавета Зәкиева (курсларда катнашучы): Бу курслар безнең хәтеребезне яхшырта. Без авыруыбыз турында онытабыз. Шуңа күрә без моны бик кирәк дип саныйбыз. Монда эшләүчеләр ачык йөзле ярдәмчел кешеләр.
Моның өчен «Ветеран» үзәгендә көндезге бүлек булдырылган. Ул быелның сентябрендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшли башлады. Дәресләргә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йөри.
«Ветеран» үзәге директоры Рөстәм Гәрәев: «Әлеге пилот проекты. Ул безнең республикада өч шәһәрдә – Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә тормышка ашырыла. Әлмәттә «Ветеран» үзәге базасында эшли.»
Хәзер дәресләргә 20гә якын кеше йөри. Социаль хезмәтләрдән файдаланалар. Дәвалау физкультурасы белән дә шөгыльләнәләр. Теләгән кешеләр юристлардан консультация ала яки башка хезмәтләрдән дә файдалана. Иң мөһиме үзара файдалы итеп аралашалар.
«Ветеран» үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре Исламия Ханнанова: «Безнең Кичүчат авылында музей бар – анда барабыз. Аннары пикниклар оештырабыз. Урманга чыгабыз, анда скандинавия йөрешебелән дә шөгыльләнәбез, биибез, фоторәсемнәргә төшәбез.»
«Ветеран» үзәгендә шундый ук ялны 18 яшьтән өлкәнрәк яшьләр өчен дә оештырырга планлаштыралар.
Ләйсән Авзалова, Илшат Бәхтиев, Әлмәт, Татарстан яңалыклары.