Казанда 2020 елның тугыз аенда 10 меңгә якын кеше эшкә урнаштырылган. Шәһәрнең мәшгульлек үзәкләренә халыкның мөрәҗәгать итүләре сизелерлек арткан. Беренче кварталда үзәкләргә 4000-нән артык кеше мөрәҗәгать итсә, ел башыннан коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, мөрәҗәгатьләр саны 45000-гә җиткән, ә иң күп мөрәҗәгать апрель аена туры килгән – 15000-нән артык. Хәзерге вакытта мәшгульлек үзәкләрендә 32 мең 701 кеше исәптә тора.
Хәзер Казан базарында уналты мең вакансия бар. Алар нигездә җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәләренә кагыла. Штукатурлар, буяучылар, ташчылар, аш-су осталары, троллейбус йөртүчеләр, инженерлар, полиция хезмәткәрләренә ихтыяҗ аеруча зур.
1-нче октябрьгә эшсезлек буенча пособие алучылар саны 30 мең кеше. Аларның 19%-ы 1-нче марттан соң эшсез калган һәм максималь пособие алган, ә 62 процентыы минималь пособиегә ия, чөнки элек эшләмәгәннәр яки рәсми эш урыны булмаган.