Октябрь башыннан «Ярдәм» ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» социаль акциясен яңадан башлап җибәрде. Акция барышында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратыла. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Ярдәм» ислам хәйрия фонды, апрель башында, үз изоляция режимы кертелгәч, Казанда «Тормыш юлы» социаль акциясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция дәвамында башкалада яшәүче йөзләгән кеше, чит илләрдән килеп укучы дистәләгән студент көн саен ланч-боксларда бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде.
Баштарак «Тормыш юлы» акциясен коронавирус пандемиясе вакытында гына үткәрү күздә тотылган иде. Чикләү чараларын бетергәннән соң, акция тәмамланырга тиеш иде. Ә ярдәмгә мохтаҗларның саны кимемәве ачыклангач, вакытлыча дип саналган акция Фондның даими тормышка ашырыла торган проектына әверелде.
Президент грантлары фонды хисабына мохтаҗлар, аз керемле, физик мөмкинлекләре чикле булган 320 гаилә ай саен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителә. Ә 200 гаиләгә иганәчеләр ярдәме белән азык-төлек җыелмалары таратыла.
«Ярдәм» фонды көн саен аз керемле һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләрне кайнар аш белән дә тәэмин итә, аларга фонд хезмәткәрләре һәм волонтерлар ланч-бокслар тарата. Әлеге чаралар бу затларның авыр хәлен җиңеләйтергә, пандемия вакытында аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
7715 номерына, НУР сүзе белән смс
«Тормыш юлы» акциясендә һәрбер кеше катнаша ала.
Шулай ук 7715 номерына, НУР сүзен язып, смс юлларга да мөмкин. Бәясе -50 сумнан башлап.