Башкалабыз Казанда Черек күл паркы 18 октябрьгә кадәр ябылды. Анда төзекләндерүнең өченче этабына керештеләр, аерым алганда, үзәк аллеяларда өслекләрне һәм йөгерү юлларын яңарталар. Парк мәдәни мирас объекты, һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәният һәйкәле статусына ия. Шулай ук төзекләндерү буенча төп эшләр проектыннан тыш, үсемлекләрне күпьеллык һәм матур чәчәк атучы төрләргә алыштыру буенча да махсус эш алып барыла.