Республикабыз — матур һәм кызыклы урыннарга бик бай. Алар арасында инде туристлар арасында шактый танылганнары да, шулай ук үзенчәлекләре белән аерылып торган, халыкны җәлеп иткән урыннар да бар. Шундыйларның берсе Иске Татар бистәсе. Бу көннәрдә биредә «Татар акчасы” музее ачылды. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле? Алдагы язмада.
Казанның Иске бистәсендә татар тарихына, татар мәдәниятенә кызыксыну уяту максаты белән «Татар акчасы» дип исемләнгән музей ачылды. Әлеге музейны оештыру идеясе, тәңкә формасындагы шоколадтан башланган.
Музейны ике татар активисты — Артур Галимҗанов һәм Наил Нәбиуллин үз акчаларына ачкан. Экспонатлар да берничә ай дәвамында тупланган, акчаларны төрле базарлардан, интернет кибетләрдән җыйганнар, кайберләрен бүләк итеп бирүчеләр дә булган. Әлеге музейда Алтын Урда чоры акчаларын күреп, аларның аңлатмалары белән дә танышып була. Шулай ук борынгы акчалар турында мәгълүмат язылган китаплар да урын алган.
Каюм Насыйри урамындагы ачылган музейда Алтын Урда, Төрки каганлык, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорларына караган 300ләп татар һәм төрки дөнья акчалары урын алган. Коллекциядәге иң борынгы тәңкәләр сигезенче гасырга карый. Шулай ук Кытай, Америка кушма штатлары, Төньяк Корея, гарәп илләре акчаларын да күрергә була. Экспонатларның иң борынгысы 736 нчы елгы Хәзәр каганлыгы чорына караган тәңкә. Ә инде татар тәңкәләре аша без бабаларыбызның кемнәр һәм нинди дәүләтләр белән бәйләнешләре булганын да күрә алабыз.
Татар акчасы музее-чын мәгнәсендә тарихка кагылып карау мөмкинлеге. Һәркем бирегә килеп, тарихи тәңкәләрне карап милли үзаңын ныгыта, шулай ук башка халыкларның тәңкәләре белән дә таныша ала.Шунсын да әйтергә кирәк, Иске Татар бистәсе – ул Казанның тарихи үзәге.Татар акчасы музееның да биредә ачылуы, һичшиксез халыкның, туристларның игтибарын һәрдаим үзенә җәлеп итәр.
Ч.Әмири, И.Хамидуллин. Татарстан Яңалыклары.