2020 елның 1 октябрендә Бөтенроссия халык санын алу исәпкә башланырга тиеш иде. Әмма бу процедурага да коронавирус йогынты ясаган, халык санын исәпкә алуны киләсе елга күчергәннәр. Татарстанда, шул исәптән Чаллы шәһәрендә халык санын алу 2021 елның апрелендә узачак һәм гадәти кагыйдәләр буенча түгел. Әлеге процедура нинди булачак, соңгы халык санын алудан соң узган 10 ел эчендә нәрсәләр үзгәргән?
Масштаблы вакыйганы киләсе елның 1-30 апрелендә үткәрү планлаштырыла. Ә менә гражданнарны сораштыру форматының гадәти булуы көтелми, барысын да цифрлаштыру үзгәртте.
Барлык яңалыклар турында “страна 2020.ру» рәсми сайтында белергә мөмкин. Традицион вариант-исәпкә алучыларны фатирлар буенча йөреп чыгу, шулай да үзгәрешсез калды.
ТР Дәүләт статистикасының Чаллы бүлеге башлыгы Альбина Гедминас: «исәпкә алучылар да кәгазь белән генә түгел, ә планшетлар белән дә йөриячәк. Планшетларда махсус программа урнаштырыла, бу исәпкә алу кәгазьләрендәге ялгышларны киметергә, мәгълүмат җыю һәм эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.»
Халык санын алуга әзерлек 2019 елда ук башланды. Дәүләт статистикасы теркәүчеләре шәһәрдәге барлык биналарны, адреслары булган аншлагларны тикшергән инде. Мәгълүматны цифрлы картага керткәннәр. Әмма алда әле эшләр күп.
Чаллы шәһәрендә халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил София Хәмзина: «хәзер инде әзерлек эшләре инструкция буенча бара, чөнки без исәпкә алучыларны – исәпкә алу персоналын – контролерларны, исәпкә алучыларны укыту өчен әзерләнергә тиеш.»
Чаллыда 971 исәп-хисап участогы һәм 162 стационар участок ачу планлаштырыла, анда шәһәр халкы үзе килеп, исәпкә алу анкеталарын яки битләрен тутыра алачак. Моннан тыш, исәпкә алучылар белән эшләргә теләүчеләр дә туплана. Планшетны белү, кешеләр белән аралашу сәләте, 18 яшькә җиткән булу таләп итеп куела.
Любовь Захарова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.