Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты. Татарстанда әлеге проект өч ел гамәлдә. Быел анда мең биш йөздән артык кеше катнашты. Пандемия сәбәпле, күп кенә чаралар онлайн форматта узды. Волнтерлар ветераннарга ярдәм итте, тарихи истәлекле урыннарны төзекләндерүдә булышты. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле акцияләрдә катнашты.