Бакый Урманче музеенда өлкән буынга хөрмәт уяту, әби-бабаларыбыз белән горурлану, ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылган «Мин — җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бәйгене «Татмедиа» акционер җәмгыяте филиалы, «Салават күпере» һәм “Сабантуй” журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Бакый Урманче музее оештырды. Конкурста катнашу өчен, балаларга Бөек Ватан сугышы ветераннары булган әби-бабайларының рәсемнәрен ясарга кирәк иде. Бәйгегә 335 хат-рәсем килгән.
Зилә Хөснетдинова “Салават күпере” журналы мөхәррире
Җиңүчеләр: Актаныштан — Айтуган Гаянов, Казаннан-Нурислам Рәхимов һәм Гөлүсә Нәбиуллина — диплом һәм рәсем ясау өчен кирәк-яраклар җыелмасына ия булды.
Чарада катнашучылар өчен Бакый Урманче музее буйлап экскурсия оештырылды, чарада музыкантлар чыгышы да булды.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.