Тракторга һәйкәл куелганы юк иде әле Татарстан авылларында. Данлыклы Каюм Насыйриның туган төбәге Яше Үзән районының Олы Шырдан авылында шушы көннәрдә “тимерат”ка һәйкәл ачылды. Ярты гасыр дәвамында әлеге “тимер ат” Шырдан кырларында иген иккән. Гадәти булмаган һәйкәл Татарстанның атказанган механизаторы тракторның хуҗасы, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган фидакарь шәхес Искәндәр Закиров ның якты истәлегенә багышлана. Шуңа да ул Искәндәр Шакир улының туган йорты каршында урнаштырылды. Әлеге эшне Ислам Закиров башлап җибәрә һәм барлык туган-тумачыса белән чынга ашыра.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, ярты гасырлык юбилеен билгеләп узучы трактор әле дә эшли. Һәйкәл ачу тантанасында ул эшләп торды. Бәйрәмгә килгән Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев: “Бүген үк кырга чыгып эшләргә була” дип шаяртты.
Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев: «Исламга да 50 яшь, тракторга да. Бу балалар өчен менә дигән үрнәк. Безнең өчен бу бик мөһим.»
Бәйрәмгә килгән аксакаллар Искәндәр абыйны кыю йөрәкле кеше иде дип искә алды.
Тарих битләренә күз салсак, утыз ел дәвамында, өч зур трактор төзү заводы: Сталинград, Харьков һәм Алтай конвейерларыннан ДТ-54 гомуми кулланылыштагы куәтле чылбырлы трактор чыга. Аны авыл хуҗалыгы культураларын культивацияләүдә, сөрүдә, урып-җыюда, чәчудә, җир эшкәрту hәм планлаштыруда файдаланганнар. Барлык техник характеристикалар буенча ДТ-54нең моңа кадәр чыккан тракторларга караганда өстенлекләре күбрәк. Аның йөрүе, сыйфаты, озын гомерле булуы, бәясе һәм башка характеристикалары 1950-1970 еллардагы авыл хуҗалыгы җитештерүе таләпләренә җавап бирә. Бу модельнең популярлыгы турында илнең төрле почмакларында урнашкан ДТ-54 һәйкәлләре сөйли. Постаментта бу тракторны төрле авылларда: Рощино (Хабаровск крае), Җиңү (Омск өлкәсе), Половинное (Курган өлкәсе), Акмурун (Башкортстан), Татарстанның Чистай шәһәрендә, Саратов өлкәсенең «Декабрист» совхозында күрергә мөмкин. Ә хәзер менә Олы Шырдан авылында да шундый тере һәйкәл урын алды. Ни өчен тере? Чөнки һәйкәл янына куар-код урнаштырылды. Мондый җайланма ярдәмендә атаклы трактор һәм аның хуҗасы, шулай ук Закировлар нәселе турында документаль фильм белән дә танышырга мөмкин.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпеллык намуслы хезмәте өчен Яшел Үзән районының чал чәчле механизаторлары район җитәкчесе һәм Ислам Искәндәр улы кулыннан мактау кәгазъләре һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Һәйкәл ачу тантанасында район артистлары, шулай ук Казаннан кайткан артистлар да катнашты. Аларның шаян, моңлы җырлары кайнар алкышларга күмелде. Бәйрәм чрасына Олы Шырданның уңган механизаторлары, колхозда ирләрдән дә ким эшләмәгән ак яулыклы апалар, яшьләр дә килгән иде. Күрше авыл, районнардан да җитәкчеләр, Казанда озак еллар авыл хуҗалыгы белгечләре тәрбияләгән педагог-профессорлар да, шулай ук тракторчылар катнашты.Бәйрәм кунаклары кичәнең герое Ислам Закировның уңай якларын гына санап уздылар.
Тантанада яңгыраган җылы сүзләр узган гасырның 70 нче елларында Олы Шырдан авылы кырларында тир түгеп, авыр табигать шартларында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән, бүгенге көндә фаный дөньядан ахирәткә күчкән барлык механизаторларга, тракторчыларга, комбайнчыларга мәдхия булып яңгырады, рухларына дога булып ирешсен иде. Бәйрәмннән соң кунаклар чәй табыны янына җыелды. Мул табын янында авыл агайлары колхозда узган яшьлекләрен искә төшерде. Һәйкәл, көзге мул уңыш арбасы янында фотоларга төштеләр. Яшьләр исә трактор янында бөтерелде, көн саен табын түрендә торучы икмәкнең нинди юллар аша җитештерелүен күңелләренә сеңдерделәр булса кирәк.
Идел Кыямов, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары .