Татарстанның югары квалификацияле медицина кадрларын әзерләү уку йорты бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Исеме илдән читтә дә яхшы билгеле булган Казан Дәүләт медицина академиясе хәзер дә традицияләрне саклый, үстерә. Бу хакта юбилейга багышланган тантанада президент Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте.
Тантанада табиблардан табибларга рәхмәт сүзләре яңгырый. Казан медицина академиясе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Югары уку йорты республикада кадрлар әзерләү үзәге. Биредә белем алган белгечләрне Калининградтан алып Владивостокка кадәр беләләр.
Югары квалификацияле белгечләрне әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта Академия табибларга пандемия шартларында ничек эшләргә дип фәнни-практик киңәшләр бирә. Моны Татарстан Президенты да билгеләп үтте.
Табиблар акдемиядә яңадан белемнәрен камилләштерә. Федераль экспертлар академияне, гасырлык традицияләре кебек үк, лаеклы бәяли.
Медицина фәнен үстерүдәге һәм укытудагы казанышлары өчен хезмәткәрләр хөкүмәт бүләкләрен алды.
Фәнис Мөхәммәтов, Алмаз Хәкимов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.