Чулман елгасы кушылдыгы чүплеккә әйләнгән. Габдулла Тукай исемен йөрткән яр буен суүсемнәр каплаган, суы пычрак. Мәләкәс елгасы зарарлы чүп-чар белән тулган. Елга суы саеккан, төбен ләм баскан. Елганың озынлыгы 22 чакрымга сузыла. Хәзер биредә беренче чистарту корылмасы төзелеше башланды. Эшләр Экология илкүләм проекты буенча үткәрелә.
Анатолий Семякин Мәләкәс елгасы янындагы бистәдә туып үскән. Бу елганың матур һәм тулы сулы вакытын хәтерли әле — анда балык һәм хәтта кыслалар да булган. Елга суының ерганак аша ага башлавын кургәч, ул беренче булып чаң суга. Елганың иске үзәне сазлыкка әверелә башлый, моның авыр нәтиҗәләргә китерәчәген чамалый.
Суда төрле үсемлекләр үсә. Алар елдан-ел арта. Болай барса , тагын берничә елдан соң, су бөтенләй калмаячак. Ул черкиләр үрчү өчен уңай сазлыкка әйләнеп бара иде.
22 километр озынлыктагы елга җирле халык өчен генә түгел, ә шәһәр өчен дә мөһим, – дип саный Чаллы халкы. Кайчандыр ул су белән тула була, елганы буа белән буып куялар, су тегермәне ясыйлар. Мәләкәс Чулман елгасы кушылдыгы булып тора, димәк, кечкенә елганың пычрануы экологик һәлакәткә китерергә мөмкин. Җирле халык башлангычы белән, хәзер Башкарма комитет елганы чистарту проектын әзерли. Чүп-чарны җыеп кына калмыйча, төптән дә күтәрергә кирәк. Болар барысы да төгәл план һәм смета таләп итә.
Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин: «без узган ел бу эшне башлап җибәрдек, барлык анализлар уздырдык, су катламнарын тикшердек. Чыннан да, проблема бик җитди. Су бик пычрак, төбе ләм белән тулган. Мәләкәс елгасы култыгын чистарту буенча проект әзерлибез.»
Шул ук вакытта киләчәктә елганы пычратуны туктату буенча эшләр бара инде. Быелның май аенда каршы яр буенда елгага кушылучы агымсуларны фильтрлаштыру өчен чистарту корылмалары төзелеше башланды.
Төзелә торган объектның мәйданы 33 мең квадрат метрдан артык, чистарту корылмалары территориясе – 200 гектарга якын. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы буенча алып барыла.
Төзелеш компаниясе генераль директоры урынбасары Рубин Бадиков: «әлеге объектның смета бәясе 200 миллион сум. Хәзерге вакытта безнең төп эшләр башкарылды. Мин бу объекттагы эшләрне вакытыннан алда тәмамларбыз дип уйлыйм. Бүгенге көндә барлык җиһазлар, бөтен коллекторлар куелган, төзекләндерү эшләре бара.»
Су ресурслары федераль агентлыгы исәпләп чыгарганча, чистарту өчен 250 миллион сум акча кирәк. Елганың шәһәр өчен тарихи кыйммәте бар: ике гасыр элек ул шулкадәр тулы булган ки, җирле халык анда буалар ясаган, су тегермәннәре төзегәнн, ә ярда табылган ак таштан амбарлар һәм башка хуҗалык корылмалары төзегән. Хәзер Мәләкәс елгасының яңа тарихы башлана.
Гүзәл Зәйнакова, Ленар Солтанов, Татарстан яңалыклары.