Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркы фотокүргәзмәләр белән тулыланды. Камера ярдәмендә табигатьтә яшәүче кыргый җәнлекләрне, кошларны сүрәтләргә төшерәләр. Урман массивында 8 камера урнаштырылган. Объективка кайсы хайваннар эләккән? Тулырак киләсе сюжетта.
Танай урманында яшәүче сусар, көндез дә, төнлә дә актив. Ерткыч имезүче объективка эләккән. Элек мондый сусар биредә яшәмәгән. Ә хәзер аны Алабуга районының тыюлык зонасы фаунасы вәкилләре арасына кыю рәвештә кертергә була.
«Түбән Кама» милли паркы директорының фәнни эш буенча урынбасары Юлия Лукьянова: «сусар обьективта беренче көнне үк күренде, бу вакыт эчендә ныгыды, авырлык җыйды, тиресе дә яхшы.
Тагын бер атнадан соң шушы урында төлке күренә. Камерада аларның сусар белән очрашу мизгеле теркәлгән.
Хәзер милли паркта 46 төр җәнлек яши. Кирәкле урыннарда һәм төгәл көйләнгән, датчиклары булган камералар кешеләр үтеп керә алмаган урыннарда хайваннар тормышын күзәтергә мөмкинлек бирә. Галимнәр, урмандагы тереклек дөньясы турында, аларның тынычлыгын бозмыйча гына, уникаль фото һәм видеосүрәтләр ала.
«Түбән Кама» милли паркы директорының фәнни эш буенча урынбасары Юлия Лукьянова: «Мәгариф бүлеге балаларга дәресләрдә күрсәтү өчен хайваннар турында урманнан чын кадрлар күрсәтүне сорый. Интернеттан эзләп торасы да түгел. Ә урман безгә юл аша гына.»
Киләчәктә белгечләр камераларны бер урыннан икенчесенә күчеререргә җыена. Паркның барлык территориясе колачланырга тиеш.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Гайни, Айрат Шайгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.