Быел Буа районына эшкә кайткан 8 яшь педагогның икесе — игезәк егетләр. Руслан Низамов 2 номерлы лицейда, Артур Низамов исә 5 номерлы гимназиядә физкультурадан укыта. Икесе дә Ульяновск педагогия университетын гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган. Егетләр эш урынын ничек сайлаулары, тәүге дәресләрдән алганкичерешләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
Артур элегрәк укытучы булырга планлаштырмаган. Спортка һәм балаларга булган мәхәббәт аңа әлеге һөнәрне сайларга этәргеч биргән. Кызыл дипломлы белгечкә эш урыны да тиз табылган. Аны шәһәрнең 5 номерлы гимназиясенә физкультура укытучысы итеп кабул иткәннәр.
Артур Низамов: “Беренче эш көнем миңа ошады. Укучылар тыңлыйлар, кушкан биремнәрне үтиләр”
Артурның иң яраткан спорт төре — баскетбол. Аның белән ул мәктәптә укыганда ук шөгыльләнә башлаган. Хәзер исә үз тәҗрибәмне укучыларыма тапшырырга ниятлим, ди.
Артур Низамов: “16 ел баскетбол белән шөгыльләнү дәверендә туплаган тәҗрибәм һәм белемнәремне укучыларым белән уртаклашасым килә. Аларда баскетболда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк булган сыйфатларны үстерергә телим”
Игезәк туганы Руслан 2 нче лицейда тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы булып эшли. Ульяновск шәһәрендә эш тәкъдим итсәләр дә, Руслан Буаны сайлаган. Яшь белгеч беренче эш көнендә коллектив алдында имтихан тотарга өлгергән инде.
Руслан Низамов: “Бүген минем беренче эш көнем булды. Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәрес үткәрдем. Барысы да яхшы үтте”
Спорт мәйданчыкларының күп булуы да бертуган укытучыларны сөендергән. Алар фикеренчә, шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Руслан Низамов: “Без мәктәпне тәмамлап киткәндә спорт мәйданчыклары күп түгел иде. Хәзер исә һәр мәктәптә футбол, баскетбол мәйданчыклары ясалган. Элек баскетбол уйнарга 1нче мәктәпкә һәм Мулланур Вахитов исемендәге гимназиягә йөри идек, бүгенге көндә алар адым саен диярлек. Спорт заллары да яңартылган, шөгыльләнергә күпкә җиңелрәк”
Яшь белгечләрне укучылар да яратып өлгергән инде. Мәсәлән, Артур адресына беренче мактаулар да бар.
Айнур Зәйнуллин: “Без Артур Айратович белән футбол уйнадык. Ул мине тупны дөрес бирергә, гол кертергә өйрәтте”.
Үзебезнең районда туып-үскән егетләрнең мәктәпләрнең педколлективларын тулыландыруы бик сөенечле, әлбәттә. Аларга хезмәт юлларында уңышлар теләп калабыз.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары.