2020 елның 3 октябре – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылды. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5 нче йорт диварына куелды.
Илһам абыйны кояш дип тә атадылар, ялгыз бөркет белән дә чагыштырдылар, ак җилкәнле корабка да тиңләделәр мемориаль такта ачылу тантанасында.
Тиңе булмаган җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан Концертлар залына һәм , бюст ачылды. Татар моңы халыкара җыр фестиваленә, Концертлар залына Илһам ага Шакиров исеме брелде, туган авылы Яңа бүләктә аның бюсты ачылды.
Бик күп данлыклы шәхесләр яшәсә дә үзара аны Илҗһам шакиров йорты дип йөртәләр иде. Ә рәсми ачылыш барышында Илһам аганың киң күңелле булуын да искәрттеләр.
Тантаналы чарада Мемориал тактаның авторы скульптор — Фәнил Вәлиуллин да чыгыш ясады. Шулай ук рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашты.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.