Иртәгә 3 октябрдә, татар халкының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәде. Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә. Башлана – көндезге сәгать уникедә.