Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чиләбедә булды. Ул өлкә губернаторы Алексей Текслер белән бергә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Рөстәм Миңнеханов торбалар прокатлау заводында да булды. Компания торба продукциясен җитештерүче дөньядагы иң эре компанияләр исемлегенә керә. Республика Президенты җитештерү, торбаларны эшкәртү процессы белән танышты, автомобильләр күргәзмәсен карады, алар арасында Алабугада чыгарыла торган Форд транзит та бар иде.
Татарстан Президентының Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Теслер белән эшлекле очрашуы узды. Төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, җитештерү элемтәләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Чиләбе өлкәсе — безнең стратегик хезмәттәшебез, дип билгеләп үтте Президент.