Республикада җәмәгать транспортында битлек режимын үтәүне контрольдә тоту яңартылды. Халыкны уяулыкны югалтмаска өндиләр, вирус чигенмәде әле. Шуңа күрә хокук сакчылары рейдларга чыга. Битлекләр, сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортында һәм таксида булу-булмавын тикшерәләр. Хокук саклаучылар белән бергә рейдка безнең хәбәрчебез дә чыкты.
Йөртүчеләрнең гадәти тикшерүдәге хокук, иминиятләштерү, лицензия документларыннан тыш, битлекләрнең булуы да мәҗбүри. Шулай ук барлык пассажирларның битлек киюе. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, таксида йөргәндә, пассажирлар битлек кияргә тиеш. Тик чынбарлыкта хәл башкачарак шул.
Таксида битлекләр кимәгән пассажирларга административ беркетмә төзелә. Ә иң элек фотога төшерәләр — хокук бозуның документаль дәлиле кирәк. Шәхси йөртүчеләр үзләре чикләүләр турында белә һәм искә төшерә, тик клиентларны шулай да мәҗбүр итеп булмый, диләр.
Таксистлар пассажирларның санитар чараларын үтәве өчен җаваплы булмаса да, карар аларга да кагыла. Кайбер шоферларга беркетмә төзелде. Ә кайберләрендә штраф суммасы 10 мең сумнан артык булырга мөмкин.
Таксида битлексез йөрчеләргә 1 меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин Тик хикмәт штрафта гына түгел. Сәламәтлек кадерлерәк булырга тиеш. Сезонлы йогышлы авырулар көчәя. Ваемсыз кешеләр әлегә шуны аңлап җиткермиләр.
Мурат Метшин, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.