Бүген 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне дә билгеләп үтелә. Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. 20нче гасырның иң күренекле композиторларының берсе Алмаз Монасыйпов татар музыкасын үстерүгә зур өлеш кертте.Аның музыкасын сезгә дә тәкдим итәбез.
Алмаз Монасыйпов – атаклы татар композиторы, күп кенә кызыклы әсәрләр авторы. Композитор яшьлек елларыннан ук үзен алдынгы карашлы кеше, яңалыкларны кыю кертүче, югары зыялы, белемле һәм җитди фикерләүче музыкант итеп танытты. Үзенең симфоник, камера-инструменталь һәм камера-вокал әсәрләрендә татар музыкасының яңа офыкларын ачты, үзенчәлекле фикерле музыкаль әсәрләр иҗат итте, милли традицияләрне хәзерге заман белән берләштерде. Монасыйпов татар композиторларыннан беренчеләрдән булып борынгы милли традицияләр үрнәкләре булган бәетләрне, мөнәҗәтләрне, китап көйләвен заманча музыкада яңача баетты.Аның “Муса Җәлил” симфоник поэмасы , “Тукай ритмнарында” вокаль-симфоник поэмасы һәм башка күп кенә әсәрләре татар милли музыкасы классикасы булып танылды.