Бер километрга 2 сум. Мәскәү-Казан түләүле трассасыннан йөрү бәясе якынча шундый булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Видео-элемтә режимында журналистларның сорауларына «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, юлның озынлыгы 794 километр тәшкил итәчәк, төзелеш эшләре 2021 елның икенче яртысында башланырга тиеш. Ә барлык эшләрне 24нче елда төгәлләргә ниятлиләр. Әлегә төгәл маршрут юк, вариантлар карала.