30 сентябрдә республикада «Экстремизм – юк!» айлыгы тәмамланды. Ай дәвамында башкалабызда, районнарда экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуга ярдәм итүче чаралар узды.Әйтик, әлеге айлык кысаларында Мамадыш районында “Яшьлек” скверында шәһәр үсмерләре өчен квест үткәрделәр.
Алмаз Хәкимуллин шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда белем ала. Егетнең сүзләренчә, терроризм, экстремизм төшенчәләре белән күптәннән хәбәрдар ул. “Уку йортында бу афәтләргә каршы көрәш темаларына багышланган дәресләр, мәктәптән тыш чаралар еш үткәрелә”, — ди Алмаз. Менә бу юлы да мөгаллимнәре квестта катнашырга тәкъдим иткәч, озак та уйламыйча ризалык белдерә.
Терроризмга каршы квестта шәһәр мәктәпләре укучылары һәм политехника көллияте студентлары катнаштылар. Әлеге чара сентябрь буе дәвам итүче “Экстремизмга — ЮК!” айлыгы кысаларында уза. Чарада составында җидешәр катнашучы булган 6 команда көч сынады.
“Форпост” берләшмәсе җитәкчесе Фәнис Талипов: «Шәһәрдәге барлык мәктәп укчыларын, шулай ук политехника көллияте укучыларын җыйдык. Бу чара терроризмга һәм экстремизмга каршы юнәлдерелде.»
Оештыручылар командаларга 5 станция тәкъдим итте. Аларның һәркайсы тематикаларга бүленгән. Беренчесендә “Экстремизмга — юк!” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирү, күрше мәйданчыкта асфальтта рәсем ясау, 3нче станциядә автомат сүтеп-җыю, чираттагы тукталышта беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм соңгы ноктада шигырь язу бурычы куелган иде. Иҗади эшләрнең барысы да терроризмга каршы көрәш темасына багышлана. Район башлыгы ярдәмчесе Олег Рылов фикеренчә, дөньякүләм афәткә каршы юнәлдерелгән чараларны яңа форматта узрыру күпкә отышлырак.
Район башлыгы ярдәмчесе Олег Рылов: «Балалар уен формасындагы күнекмәләрне җиңелрәк үзләштерәләр. Үзләрен авыр хәлләр вакытында ничек тотарга, башкаларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтү кирәклеге турында аларга лекция уку кызык түгел. Ә уен форматындагы чараларны алар тизрәк, яхшырак үзләштерә, бу аларга кызык.»
Барлык биремнәрне үтәү нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 4нче санлы мәктәбе командасы 1нче урынны яулады, 3нче мәктәбе укучылары 2нче урында, 1нче мәктәп вәкилләре 3нче булдылар.