Милли китапханә бинасы өчен нур терапиясе. Күптән түгел генә бинада ремонт эшләре тәмамланды, комплекс яңартылды. Заманча технологияләр ярдәмендә бина эче яктырды. Реконструкция алдыннан архитекторларга катлаулы бурычны – тәрәзәләр аз булган бинаны мөмкин кадәр яктырак итү проблемасын хәл итәргә кирәк иде. Кояш нурларын махсус шахталар буенча куллану технологиясен кулланалар, ул бик отышлы.
Тышкы кыяфәтләре белән алар гадәти яктырткычка охшаган. Ә менә асылы бөтенләй үзгә – махсус плафоннар аша кояш нурлары әнә шулай кабына. Республика Милли китапханәсе бинасы архитектура күзлегеннән караганда катлаулы, һәр бинага тәрәзәләр кую мөмкинлеге булмаган. Ярдәмгә комплекслы табигый яктырту системалары килгән.
Компаниянең техник директоры Алексей Стерхов: «менә бу гөмбәз күктәге бөтен яктылыкны җыя, яктылык көзге аша чагыла.»
Түбәдәге гөмбәз тыштагы яктылыкны үзенә җыя, ул көзге өслегенә эләгә, ә аннан соң яктылык шахталар буенча бина эчендәге теләсә кайсы урынга җибәрелә, шулай итеп кояш яктысы эчкә үтеп керә.
Артык яктылык булмауга борчылырга кирәкми. Китаплар өчен бу иң дөрес яктырту алымы, ультрашәмәхә дулкыннар китапларның сакланышына тискәре йогынты ясый алмый, укучыларның күзләре дә яхшырак саклана. Мондый тәрәзәләр яктылыкны күбрәк тарата.
Компаниянең техник директоры Алексей Стерхов: «90 сантиметр диаметрлы шундый бер плафон 4 квадрат метрлы тәрәзәдән кергән яктылыкны алыштыра.»
Моңа өстәп, акча да янга кала. Чөнки кояш яктысы өчен түләргә кирәкми. Гөмбәзләрне дә аерым саклау таләп ителми. Махсус термосистема аларны кар ябышудан һәм пычрактан саклый. Шулай итеп, кояш нурлары китапханәнең иң караңгы почмакларына кадәр барып җитә
Эльмира Җәләева, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.