Россия белән Беларусь мөнәсәбәтләре традиция буенча ныклы нигезгә ия. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ике ил төбәкләренең җиденче форумында катнашучыларга видео мөрәҗәгатендә белдерде.
Безнең дәүләтләрне гасырлар буена сузылган мәдәни һәм рухи элемтәләр ныклы тамырлар белән берләштерә. Пленар утырышта катнашучыларга Беларусь җитәкчесе Александр Лукашенко да мөрәҗәгать итте. Форум Федерация Советында «Мәскәү-Минск» видеокүпер режимында узды. Сүз Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне һәм дөреслекне саклау турында барды. Моннан тыш, ике ил төбәкләре арасында мәдәни һәм икътисадый багланышлар турында да сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге чара хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача. Татарстан Беларусь белән икьтисадый яктан гына кызыксынмый. Халыклар Ассамблеясында Белоруссиянең «Спадчына» — ягъни «Мирас» җәмгыяте булдырылган. Җәмгыять Татарстанда яшәүче ватандашлары, белоруслар белән актив эшли. Парламент башлыгы ассызыклаганча, Россия-Белоруссия хезмәттәшлеге төбәкләр дәрәҗәсендә дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең элемтәләрнең тотрыклы булуы әһәмиятле. Элемтәләрне өзмибез, очрашабыз, хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Без, очрашуда катнашкан, чыгыш ясаган Россия төбәкләре вәкилләре шушы элемтәләрнең ныгуына шатланабыз.»