Чирмешән районы 90 еллыгын билгеләп үтте — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Чирмешән районы 90 еллыгын билгеләп үтте

29.09.2020

Чирмешән районының 90 еллыгы билгеләп үтелде. Күп милләтле төбәктә замана адымыннан калышмыйча, вакытында тырышып эшләп, мул, таза тормышта, кирәк чакта матур итеп ял оештырып, сөекле Тукаебыз әйтмешли, үзара тел вә лөгат алмашып яшәүләренә тагын бер кат инандырдылар. Бәйрәмнең күркәм мизгелләре хакында Фәнис Мөхәммәтов репортажында.

Быел Чирмешәннең 72 мең гектардагы чәчүлек җиреннән рекордлы санда ашлык җыеп алынды. Сәхнә түрендәге яңа уңыштан пешерелгән баурсак шушы муллыкның күркәм символы булды, аны мәйданга җыелган һәркем авыз итте. Телеңне йотарлык шундый тәмле баурсакны Чирмешән кызлары, киленнәре бар күңелләрен салып пешергән.

Новости СМИ2

Ә авыл җирлекләре оештырган көзге күргәзмәнең муллыгыннан киштәләр сыгылып торды. Мәктәпләр дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Укучылар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмаларны тәкъдим итте.

Бәйрәм түренә бер-бер артлы районны үстерүгә аеруча зур өлеш керткән ветераннар, алдынгылар күтәрелде. Кайберләренә районның мактаулы гражданы исеме бирелде, районның 90 еллыгы медале, район башлыгының истәлекле бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды. Район тормышында якты эз калдырган якташларын искә алдылар.

Фердинат Дәүләтшин   Чирмешән районы башлыгы

Эшләгән кешегә кадер зур Чирмешәндә. Алдынгы игенчеләр, терлекчеләрне ел нәтиҗәләре буенча әле соңрак хөрмәтләячәкләр. Ә менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгында утны-суны кичкән ветераннарны ел дәвамында өйләренә барып зурлаганнар.

Новости СМИ2

Миңгәрәй Әминов   Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы

Чирмешән – күпмилләтле, күп динле район. Халыкның 54 проценты татар-мишәрләр, 23 проценты –чувашлар, 18 е –руслар, мордвалар – 4 проценттан артыграк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында 2021 нче елны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Төрле халыкларның үзара дус, тату булып, Тукай әйткәнчә, тел һә лөгать алмашып яшәүләренең үрнәге дип Чирмешән төбәген атап булыр иде.

СНХ Гөлнәзирә Галиуллина  Югары Чыгтай авыл мәдәният йорты директоры

Новости СМИ2

Чувашлар, мордвалар мәктәпләрдә үз телләрендә белем ала.  Чувашлар татар авылына килсә, татарча сүз башлыйлар, ә татарлар чуваш дуслары янында чувашча сөйләшә. Ульяновка авылы вәкилен без туган телендә тыңладык.

Йә, әйтегез, район үзәгеннән 40 чакрым читтә урнашкан Әккәрәй авылының чуваш халык фольклор ансамбле башкала ансамбльләреннән кай ягы белән калыша? Ә Мордва Афонькәсе авылының фольклор ансамбле күп тапкырлар Бөтенроссия конкурслары лауреаты.  Аһәңле тавышлы башкаручылар милли традицияләрне кадерләп саклый. Читтә яшәүче якташлар Чирмешәнне онытмыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Әмир авылында туып-үскән , ерак Сургутта яшәүче бертуган Миндар һәм Фазыйл Әгьләмовлар акчасына район үзәгендә яңа мәчет төзелде. Әмирне төзекләндерүдә, авылда төпләнеп калган яшь гаиләләргә булышалар. Яшь балалары туган гаиләләргә 100әр мең сум акча бүләк итеп килделәр. Кендек каны тамган җиргә тугрылык саклаган ирнең сәхнәдәге чыгышы күпләрнең күңел кылларын чиертте.

Фазыйл Әгъләмов   эшмәкәр, Сургут шәһәре (Әмир авылы)

Утыз Имәндә туып-үскән егетләр дә туган як белән гел элемтәдә, еш кайталар.

Фаяз Сөнгатов   эшмәкәр, Түбән Кама шәһәре (Утыз Имән авылы)

Казандагы якташлык җәмгыяте күп тапкырлар республика конкурсларында җиңүче. Быел да җәмгыять актив эшчәнлеге өчен 100 мең сумлык грант отты. Туган җирдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, ди җәмгыять җитәкчесе, Туймәт авылында туып-үскән талант иясе Раушания Сәубанова.

Раушания Сәүбанова   Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе, Казандагы  халык һөнәрләре көллияте директоры (Туймәт авылы)

Халкыбызның бөек шәхесләре Габдерәхим Утыз Имәни, Гаяз Исхакый, Әгъдәс Курат тамырлары барып тоташкан Чирмешән төбәге варислары бәйрәмнән рухланып, районның 100 еллыгын тагын да зуррак үрләргә ирешеп каршылау теләге белән таралашты.

 Фәнис Мөхәммәтов, Ринат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Язучы Рабит Батулла борынгы киленең төрләре һәм аның кулланылышы белән таныштыра

Язучы Рабит Батулла борынгы киленең төрләре һәм аның кулланылышы белән таныштыра

Республикабызда “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы старт алды

Республикабызда “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы старт алды

Яңалыклар (30.09.20)

Яңалыклар (30.09.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+