1-нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне. Республикабызда да өлкәннәр декадасы старт ала. Шәһәр-районнарда өлкәннәргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узар дип көтелә. Түбән Камада да “Шәфкатьлелек” үзәгендә өлкәннәр һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен көндез калып тору бүлеге эшли башлады.
Кул эшләре белән шөгыльләнәләр, өстәл уеннары уйныйлар, күңел ачу турында да онытмыйлар. Түбәнкамалылар вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрә ала. Дәресләр “Шәфкатьлелек” үзәгендә оештырыла. Көндез калып тору бүлеге сәламәтлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен оештырыла. Көн тәртибенә – дәвалау чаралары да керә, төркемдә шөгыльләнүчеләр белән шулай ук психологлар эшли.