Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советында Беларусь һәм Россия төбәкләре форумы ачылышында катнашты. Видеокүпер режимында тарихи мирасны саклау, патриотизм тәрбияләү, халыкара мәйданчыкларда милләтләр арасында низаглар тудыруга каршы көрәш буенча Беларусь һәм Россиянең уртак көчләрен берләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Беларусь Татарстанның тышкы төп сәүдә хезмәттәшләре бишлегенә керә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин үзебезнең максатларны җиткерү өчен,“Татнефть”компаниясе генераль директоры исеменнән хат белән мөрәҗәгать иттем. Максатыбыз – шин җитештерүне, бездәге ТАНЕКО предприятиесеннән нефть продуктларын чыгаруны, Белорусь ягы теләге буенча ил территориясендә автомобиль ягулык станцияләре санын арттыру.»