Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Миргазиз Укмасыйның иҗат мирасы бай булса да, халыкка аз таныш. Нәкъ менә Миргазиз Зәбиров Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатыйх. Әмирханнар турында истәлекләр язып, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, мәгърифәтебез тарихына кагылышлы күп кенә әһәмиятле вакыйга һәм фактларны онытылудан, ззсез югалудан саклап калган шәхес. Бөекләрне оныттырмаган шәхеснең үзен дә онытып бетерә язганбыз дип искәрткән иде әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев. Миргазиз Укмасый исемен халыкка таныту максатыннан Зөфәр ага аңа багышлап китап язган . Әле яңа табадан гына төшкән китап Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр дип атала. Аны шушы көннәрдә Казанның Тукай музеенда тәкъдим итү кичәсе булды.
Әлеге фәнни хезмәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителгән иде. Китапта Укмасыйның шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм замандашлары турында истәлекләре дә урын алган. Укмасый күренекле язучы, мәгърифәтчеләр белән аралашкан. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче тапкыр тәкъдим ителә.