Түбәнкамалыларны бушлай татар теле дәресләренә чакыралар. Укулар үзәк мәчеттә алып барыла. Матур гадәт буенча, быел да ике төркем эшләячәк: телене тирәнтен үзләштерү һәм башлангыч группа. Әйтергә кирәк, мондый курслар Диния назәрате тарафыннан дүртенче ел рәттә оештырыла. Бүген укытучылар безнең иҗат төркеменә яңа уку елына планнары белән уртаклашты.
Әлеге бүлмәгә керүгә үзеңне авылга кайткандай хис итәсең. Казан рәссамы стенада табигать күренешен төшергән. Үзәк мәчетәге әлеге кабинет татар теле дәресләре өчен махсус әзерләнә. Ул укучыларны инде кабул итәргә әзер.
Дәреслекләр белән диния нәзарәте тәэмин итә. Аларны Россия ислам институты белгечләре төзегән. Укулар атнага ике тапкыр узачак. Кичке алтыдан- сигезгә кадәр. Укытучылар – югары белемле филологлар.
Шушы көннәрдә Үзәк мәчеттә дини гыйлем алучылар өчен дә дәресләр башланырга тора. “Намаз – бәхет ачкычы” курсы түбәнкамалыларда аеруча кызыксыну уяткан. Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән махсус программа буенча, шәһәрдәшләр биш дәрес эчендә намаз укырга өйрәнәчәк. Беренче дәрес 10 октябрьдә башланачак.