1 октябрьгә кадәр Visa һәм MasterCard банк карталарына пенсия алучы барлык пенсионерларга «Мир» түләү системасына күчәргә кирәк. Чөнки иске карталарны яңаларына вакытында алыштырмаган кешеләргә акча күчерелмәячәк.
Моның өчен кредит учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм карта чыгаруга гариза язарга кирәк. «Мир» картасын рәсмиләштергәндә, пенсияне һәм социаль түләүләрне күчерү өчен исәп-хисап счеты үзгәрсә, счетны үзгәртү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк. Пенсия алу датасы элеккечә кала. Пенсияне түләү картасын кулланмыйча, почта яки китереп бирү хезмәте аша алучыларга «Мир» картасын рәсмиләштерергә кирәкми.