Бүген башкалабызның Пирамида комплексында “Яңарыш” республика фондының 10 еллыгына багышланган тантана була.
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев нигез салган фонд федераль һәм республика әһәмиятендәге байтак тарихи һәйкәлләрне, борынгы Болгарны, Зөя шәһәр-утравын төзекләндерде. Болгар тарихи-археологик комплексы, Успенский соборы һәм Зөядәге монастырь ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2017 елда Фонд чыганакларына Россиядәге беренче Болгар Ислам академиясе төзелде. Югары дини уку йорты булдыруны Россия Президенты Владимир Путин хуплады.