Бүген «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына сайлап алу конкурсының беренче этабы тәмамлана. Сайлап алу конкурсында мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы балалар бакчалары катнаша. Грантның максаты — мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең укыту-тәрбия процессын камилләштерү.