Татар әдәбияты зур югалту кичерә. Күренекле шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов, каты авырудан соң, 84 яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу Фатыйх Әмирхан урамы, 45 йорт адресы буенча бүген сәгать унда була.
Ул 60 нчы елларда Казан телевидение студиясендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә, 68 — 74 елларда Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире булып эшләде. «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы директоры вазыйфаларын башкарды. Сиксәненче еллар ахыры -90 нчы еллар башында Татарстан радиосының нәфис тапшырулар баш мөхәррире булды. Берничә шигырьләр, поэмалар китаплары, популяр җырлар авторы. .Әхмәт Рәшитов үз васыяте буенча туган ягында — Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләнәчәк.