Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауда җиңгәннән соң вазифаларына керешкән Россия төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашты.
Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. «Рөстәм Нургалиевич, сез бик тәҗрибәле һәм нәтиҗәле кеше. Сезнең профессиональ командагыз бар. Узган еллардагы кебек бар көчегезне куеп эшләрсез дип өметләнәм. Республика алдында торган бурычларны кызыксыну белән һәм нәтиҗәле хәл итүегезне беләм»,— диде Путин. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында дәүләт башлыгына коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәме өчен рәхмәт әйтте.