Минималь хезмәт хакыннан да кимрәк булган 12 мең 130 сум акча түләүне булдырмаска кирәк, бу Конституциягә каршы килә. Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда ил президенты Владимир Путин шул хакта белдерде.
Гражданнарның яхшы яшәве, керемнәренең артуы хакимиятнең өстенлекле юнәлеше. Президент билгеләп үткәнчә, хөкүмәт алдына киләсе елда халыкны эш белән тәэмин итү бурычы куелган, кешеләргә тиешле эшкә кабат тотынырга булышырга кирәк. Владимир Путин шулай ук дәүләт-хосусый хезмәттәшлектән тулырак файдаланырга тәкъдим итте. Моңа мисал итеп, Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын үрнәк итеп китерде. Аны 2024 нче елда салып бетерергә планлаштыралар.
Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мостотрест» компаниясе генераль директоры Владимир Власов белән юл инфраструктурасы турында фикер алыштылар.
Очрашу хөкүмәт йортында үтте. Кайбер башка актуаль юнәлешләрне дә тикшерделәр.
Казан Кремлендә Алтай республикасы белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Олег Хорохордин җитәкчелегендәге делегация башкалабызга эш сәфәре белән килде. Хезмәттәшлекнең перспективалары күп төрле. Алтай делегациясен аерым икътисадый зоналар төзү һәм туризмны үстерү тәҗрибәләре кызыксындырды.