Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилее уңаеннан Татарстан республикасы районнарында бик күп чаралар үткәрелде. Буа районында якташлык җәмгыяте тарафыннан башкарылган хезмәтләр аеруча игътибарга лаек. Үрнәк алырлык эшләр турында хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында.
Буа районыннан Бөек Ватан сугышына 10 меңннән артык кеше китә. Шуның 7 меңе туган ягына әйләнеп кайтмый, яу кырында мәңглеккә ятып кала. Кайтканнар да арабыздан көннән –көн сирәгәя. Яшь тә бара. Кадерләрен белеп калырга өлгерсәк иде. Бу җәһәттән районда эзлекле эш алып барыла, һәр ветеран исәптә, кадер –хөрмәттә. Туган як өчен җан атып йөрүче Буа якташлык җәмгыяте тарафынан да сугыш ветераннарына һәрвакыт игътибар һәм ихтирам күрсәтелә. Сәбәп эзләп яисә истәлекле көн уңаеннан гына түгел ел әйләнәсе диярлек ветераннарга багышлап махсус кичәләр, төрле очрашулар үткәрелә.
Сугышны башыннан ахырына кадәр кичкән, шул исәптән генералның шәхси шоферы булган Шәяхмәт Солтанов 1926 елгы. Тумышы белән ул Әлки авылыннан. Бер көтү кунаклар килеп кергәч бераз уйланып торса да авылдашы Шәһеретдин малаен таныды. Күрше икәнен дә хәтерли. Ә Шәяхмәт абыйның агач кабиналы ЗИС 5 машинасында йөк ташучы булып эшләгәнген Раил Зыятдинов янына утырып үзе исенә төшерде.
Әлбәттә кунакка буш кул белән йөрмиләр Ирек Закиров якташлар җәмгыяте исеменнән күчтәнәч тапшырды. Нәрсәгә мохтаҗ булуы белән кызыксынды.
Болай шаярткач димәк, йөзгә җитәргә дә өмет бар, очрашудан кәефе күтәрелеп киткән Шәяхмәт абый кунакларын хәтта ишеккә кадәр озата килде. Ә 97 яшьлек Нури Гомәров кунакларны үзе яшәгән подъезд төбендә үк күптәнге туганнарын күргән кебек елмаеп каршы алды. Сугыштан ул 1951 нче елны гына кайта. Дүрт баласы карамагында яши, ләкин мөмкинлек барында ялгыз торуны хуп күрә.
Ветераннар өчен бәхет һәм мул тормыш кагыйдәсе бик гади — иң мөһиме өстәлдә икмәк булсын. Нури Гомәровка исән –саулык теләп саубуллашканнан соң Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре Яңа авылда гомер итүче Әнвәр Низамов белән очрашты.
Әнвәр абый әле сөбханналла! Авылның беренче егете дярлек! Яшәү дәрте ташып тора, картлыкны да бусагадан кертмәгәгә охшап тора.
Гармунда уйнарга ул сугыштан кайткач өйрәнгән. Каян мөмкинлек булсын ул заманда, ярый Норлатка барып мәктәптә укыдым, бераз фототүгәрәккә йөрергә өлгердем дип искә ала яшьлек елларын Әнвәр абый. Шул да аңа бик ярдәм иткән әлеге фотоларны ул фронтта вакытта төшергән. Ул 1418 көн барган сугышның һәр көнен сәгатьләре белән искә алып сөйли ала. Әлеге картага ул сугышчан юлын тамгалап куйган.
Ә үзенең соңгы вактыларда укол да салдыртканы да юк, система да куйдырмаган. Үктәбердә өч елда була хастаханә бармаганыма ди утны –суны кичкән ветеран. Я җәяү йөри яисә әнә шушы ике тәгәмәчле тимер атта җилдерә.
Хәрәкәттә бәрәкәт икәнен беләбез дә кебек , ләкин Әнвәр Низамов үз үрнәгендә исбатлап күрсәткәч үтемлерәк. Ә киңәшләре төпле озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән ветеранның. Үзен шушылай зурлап хәл белергә кайтып йөрүче Буа якташлык җәмгыятенә дә бик рәхмәтле Әнвәр Низамов.
Олы кешенең юктан да күңеле була. Дөресен генә әйткәндә 100нче дистәне тутырып килүче ветераннарга матди ярдәмнән бигрәк бер җылы сүз, хәтер, игътибар кадерлерәк. Моны Буа якташлык җәмгыте дә бик яхшы аңлый. Шуңа да 2020 елдан Хәтер проектын башлап җибәргәннәр.
Иң катлаулысы Хәтер ташына исемлек төзү. Чөнки авыллар беткәнгә күрә сорарлык кеше дә калмаган. Шуңа да архивлар аша эзләтәләр. Әлбәттә , сугышта катнашучыларның туганнары да мөмкин кадәр ярдәм итә. Исемлек өч төрле, сугышка китеп яу кырында ятып калганнанр, исән кайтучылар һәм хәбәрсез югалганнар.
Дамир Закиров тарафыннан проектлаштырылган әнә шушындый барлыгы 36 хәтер ташы әзерләнә. Алексеевка, Хорновары һәм Үгез куагы авылларында хәтер ташлары быел ук куелды. Мәңгелеккә яу кырында ятып калучыларның туганнары өчен бу аеруча зур бүләк. Үгез куагы авылыныкылар койма белән дә әйләндереп куярга өлгергән. Бу эшне башлап йөрүче Буа якташлык җәмгятенә халык елый елый рәхмәтен җиткерә. Халык рәхмәтенә ирешкәнгә күрәсең «Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсында Буа якташлык җәмгыяте һәрвакыт беренче урынга лаек була.
Кайсы гына юнәлешне алсак та, якташлык җәмгыяте район җитәкчелеге белән бергә, ярдәмләшеп эшли. Сугыш ветераннары белән очрашу районның социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белән берлектә оештырылса, мәгариф, мәдәният идарәсе һәм мөхтәсибәт белән дә уртак эш-гамәлләре шактый. Туган якка, туган нигезгә,нәсел-тамырларыбызга карата мәхәббәт хисе безне җыя, очрашкан саен якташларыбызга ярдәмгә өнди дип аңлата Буа якташлык җәмгяятенең нәтиҗәле эш итү серен Ирек Закиров.
***
Фронтта утны-суны кичкән сугыш каһарманнары бер-бер артлы арабыздан мәңгелеккә китә шул. Репортажда исеме телгә алынган Шәяхмәт ага Солтанов та шушы көннәрдә генә гүр иясе булган. Туганнарының-якыннарының кайгысын уртаклашабыз, урыны җәннәтнең түрендә булсын!