Көз көннәре гадәттә салкын тиеп, төрле йогышлы авырулар таралу чоры. Быел шуларга өстәп, Ковид 19 вирусы таралу куркынычы да бетмәгән. Бу эпидемиологик хәлне тагын да кискенләштерергә мөмкин. Мондый шартларда нинди саклык чаралары күрергә? Прививкалар ясатуның нинди файдасы бар? Шушы көнүзәк сорауларга ачыклык кертү өчен, без Идел буе Федераль округының баш фтизиатры, медицина фәннәре докторы Равил Шамиль улы Вәлиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.