Быел Император сәнгать академиясенең ачылуына 125 ел. Хәзер без аны Казан сәнгать мәктәбе дип атыйбыз. Шушы дәвер эчендә уку йорты Идел буенда сәнгать белеме бирү үзәгенә әверелде. Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы Идел буе регионында төп уку йортыларының берсе. Анда ел саен сәнгать белеме буенча конкурслар, конференцияләр үткәрелә, мөгаллимнәрнең һәм студентларның эшләре төбәк, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә, конкурсларда катнаша. Юбилей уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә сынлы сәнгать училищесы студентлары һәм укытучыларының сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмә эшли. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында. Күргәзмә «Эмпатия» дип атала. Ягъни башкаларның кичершләрен , күңелен аңлау, теләктәшлек белдерү. Биредә училище студентларының 120 диплом һәм курс эше, укытучыларның утызлап эше куелган. Сәлимә Әскәрова әле Бакый Урманче эзенннәр барырга гына өйрәнә. Үз рәсемем биредә юк ,ләкин Казан сәнгать училищесында укуым белән горурланам ди.
Тамашачы хозурына соңгы 40 елда иҗат ителгән эшләр сайлап алган. Училище академик уку йорты булып тора, ул Казан рәсем мәктәбе реалистик традицияләренең дәвамчысы, шунлыктан тәкъдим ителгән әсәрләр традицион реалистик юнәлешкә карый. Оештыручылар күргәзмәгә театраль макетлар куюны да кирәк тапкан. Күргәзмә «Эмпатия» дип юкка гына аталмаган Чыннан да әлеге әсәрләр аша башкаларның кичерешләрен, күңел төпкелләрен аңларга, теләктәшлек белдеререргә өйрәнәсең.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.