Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге «Әдәби марафон»да катнашырга чакыра. Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, шулай ук иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнә.
Татар әдәбиятына карата иң зур кызыксыну уяткан һәм мәхәббәт тәрбияләгән кешеләр #әдәбиәйдаман статусына ия булалар. Проект барышында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап-журналлар укырга һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк.
Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.
Әдәби марафон 1 октябрьдә башлана. Анда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.