Чулман елгасы аша 30 чакрымга якын озынлыкта югары басымлы газ бүлү үткәргече төзелә. Ул Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрен тоташтырачак. Бу уңайдан документка Татарстан Хөкүмәте йортында кул куелды.
Әлеге чарада Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан контракт төзегән 14 нче төбәк. Ул төбәкне газлаштыру өчен өстәмә финанслау чыганакларын кулланырга мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда Андрей Цариковка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Эш визиты монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә дәвам итте. Спикерлар нефть-газ өлкәсендә биржа сәүдәсе перспективалары турында фикер алыштылар.