Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешендә эшләр тоткарланып торган иде. Быелгы җәйдә биредә кабат эш җанланды. Төзүчеләр кыска вакыт эчендә дүрт катны төзеп бетергәннәр. Тиздән изге йортның соңгы бишенче катын салуга, манарасын коруга тотыначаклар.Төзелешнең барышы белән Чаллыдагы коллегаларыбыз да кызыксынды.
Төзелеш мәйданчыгында хәзер бөтен көч үзәк блокны төзү эшенә юнәлтелгән, анда киләчәктә мәчетнең төп намаз залы урнашачак. Җәмигь мәчете көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Аның дүрт каты салынган инде. Әлегә краннар бу биеклектә эшли ала, ә менә тиздән күәтлерәк кран кирәк була. Обьектны вакытында төзеп бетерергә кирәк.
Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм фонды җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев: «без август аеннан бирле дүртенче кат буенча барлык эшләрне дә башкардык. Киләсе якшәмбе көнне бетонлаштыру көтелә, дүртенче катта монолит конструкцияләрен урнаштырып бетерәбез.»
Иң мөһиме — салкыннарга кадәр бишенче соңгы катны ябып бетерергә кирәк. Стеналарны октябрь ахырына кадәр өеп бетерү бурычын куйганнар. Шуннан соң манара төзүгә керешәләр.
Төзүчеләр үзләре дә эшне тиз башкаруларына сөенгәннәр. Мәчетнең соңгы катын төзеп, түбәсен япкач бераз тынычланырга да була. Эчке эшләрне кышын да дәвам итеп булачак. Моннан тыш, электрга тоташтыру өчен үткәргечләр әзерләнгән инде. Шәһәр халкы киләсе елда ук инде мәчет манарасының калкып чыгуын күрә алачак.
Любовь Захарова, Роман Гейтман, Татарстан яңалыклары, Чаллы.