Алтын Урда, Русь һәм Европа сугышчыларының урта гасырлар тарихына кереп калган мавыктыргыч көрәшен кабат күреп булачак. Ике көн дәвамында, ягъни 26-27 сентябрьдә, Татарстан халкы һәм кунаклары рыцарьларның үзара, шулай ук массакүләм көрәшләрен күрә алачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел тамашачыларга сюрприз әзерләгәннәр – »Бөек Болгар» фестивален карарга бушлай барырга мөмкин.
«Бөек Болгар» фестивален оештыручы Алексей Кокурин: «Фестиавальдә иллеләп сугышчы катнаша. Алар Уралдан алып Мәскәүгә, Әстерханнан алып төньякка кадәр төбәкләрдәге клубларны тәкъдим итәләр. Болгарда матур көрәш үрнәкләрен күрсәтәчәкләр. Бу алар өчен фестивальдә беренче көрәш турниры. тәҗрибәсе булачак.»