Казанда Пушкин исемендәге үзәк ачылганга әле бер генә ел. Ләкин даны еракларга тарылырга да өлгерде. Чөнки үзәктә милли мәдәниятне тирәнтен аңлаучы һәм аны киләчәк буынга үтемле итеп таныта, өйрәтә белүче хезмәткәрләр эшли. Тиздән Болдин көзенең 190 еллыгын үткәрергә җыенсалар, күптән түгел биредә XI төбәкара конкурсы нәтиҗәләре буенча «Без уенчык ясадык…» күргәзмәсе ачылды. Ә кемнәр уенчык ясаганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендәге әлеге күргәзмәгә аеруча мәктәп укучылары бик яратып йөри. Ә курчакларның нидие генә юк. Ә иң мөһиме аларны балалар ясаган. Конкурс таләпләре буенча анда төрле яшьтәге кешеләр катнаша алган. Шуңа да күргәзмәдге катлаулырак композицяләр мәктәп укучыларының остазлары эше.
«Без уенчык ясадык…» конкурсы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Казан шәһәренең рус фольклоры үзәге тарафыннан оештырылган. Курчак ясау бәйгесенә әле шушы көннәрдә генә йомгак ясалды.
Күргәзмә залында барлыгы 100 дән артык курчак урын алган. Алар барысы да төрле материаллардан һәм төрле техникада эшләнгән. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәктә курчак күргәзмәсе 18 октябренә кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.