Татарстанда һава җылына. Бүген, 23 сентябрьдә атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр туктаячак, дип фаразлый синоптиклар.Шул ук вакытта көчле җил көтелә, вакыты белән ул 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 6-11 градус, көндез 13 -18 градуска кадәр җылына. Пәнҗешәмбе, 24 сентябрьдә, Татарстан тулысынча көнбатыш антициклон хакимлегендә була. Явым-төшем кими. Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан. Төнлә һава температурасы 3-8 градус, кайбер урыннарда 0 градуска кадәр төшә. Ә көндез һава 15 -20 градуска кадәр җылыначак.