Осталыкка югары бәя. Ворлдскиллс стандартлары буенча ил чемпионатында Татарстан вәкилләре сынатмады. Югары һөнәр осталыгы күрсәткән өчен 38 алтын, 25 көмеш, 39 бронза медаль һәм 29 медальон. Татарстан җыелма командасы Ворлдскиллс стандартлары буенча ил чемпионатында шулкадәр бүләккә лаек булды.
Быелгы ярышлар иң масштаблысы иде. Ул гадәттәгедән аермалы буларак, дистанцион форматта узды. Җиңүчеләрне Мәскәүдә бүләкләделәр. Исегезгә төшерәм, Татарстан җыелма командасы 205 кеше составында 158 компетенциядә катнашты.