Бөгелмә шәһәрендә 8нче «Милли моң» дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале булды. Элек ул төбәкара статуста иде. Быел исә Бөтенроссия күләмендә узды. Тулырак киләсе язмада:
Фестиваль Татарстан Диния нәзарәте, Бөгелмә һәм районы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең Татар мәдәният үзәге ТАССРның 100 еллыгы һәм мөфтият игълан иткән «Туган тел елы» уңаеннан үткәрелде. Чарага Чиләбе, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Владивосток, Екатеринбург шәһәрләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр булган. Бәйгедә республикабызның 8 һәм Башкортстанның 2 районыннан килгән җыр башкаручылар үзара көч сынашты. 6-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр аерым төркемнәрдә осталыкларын күрсәтте.
Мөнәҗәт башкаручыларның иң кечкенәсенә — 6, ә иң өлкәненә — 82 яшь. Олы яшьтәге Рәшидә Фәрлукшина яшьләрдән калышмый, хәтерле булуы белән күпләрне сокландырды. 6 яшьлек Илүзә Шәрәфетдинова тамашачы күңелен үзенең самимилыгы белән яулады. Ул «Сабак» мөнәҗәтен башкарды.
dumrt.ru
Мәртәбәле жюри җырчыларның башкару осталыгына да, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә дә, дикциягә дә, интонациягә дә, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә дә игътибар итте. Җиңүчеләр исемлеген Тататрстан Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайтында карап була.