Казанда цифрлы үсеш форумы башланды. Әлеге виртуаль чара бөтен дөньядан 7 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Алар тагын өч көн дәвамында кешеләрнең яшәешен һәм дәүләт эшчәнлеген җиңеләйтергә тиешле алдынгы технологияләр турында фикер алыша.
Банк хезмәтен рәсмиләштерү хәзер озак чиратларга бәйле түгел. Клиент финанслар белән мөстәкыйль эш итә, ә ярдәм сорап читтән торып мөрәҗәгать итә ала. Банкның мәгълүматлар базасы мобиль кушымтада күренә, шуңа күрә инвестицияләр белән идарә итү җиңелрәк, озак көтәсе дә түгел.
Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова: « без ай ти технологияләрне кулланышка кертү буенча лидерлар өчлегендә. Үз вакытында моны актив башлап җибәрдек һәм дәвам итәбез.»
Цифрлы технологияләрнең камилләшкән чоры пандемиягә туры килде. Ковид-19 инновацияләргә стимул булды. «Сколково» Фонды халык һәм дәүләт уңайлыгы өчен 50 дән артык стартап – акыллы карарлар тәкъдим итте. Иң мөһиме-видеоаналитика системасы-кадрдагы 40 кешенең тән температурасын үлчи ала.
«Сколково» форумы рәисе Аркадий Дворкович «без Татарстан республикасы, Мәскәү, Иваново өлкәсе кебек алдынгы төбәкләрнең тиешле цифрлы технологияләрне тизрәк кертүенә шат.»
Цифрлы алгарыш турында Kazan Digital Week онлайн-форумында сөйләштеләр. Мәйданчыкта традицион процессларга заманча карашлар белән уртаклашалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «1800 профессионалны мәктәп эскәмиясеннән әзерләргә кирәк. Мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, без 2004 елдан бирле республиканың барлык мәктәпләрен интернетка тоташтырдык. Агымдагы елның 1 сентябренә республика мәктәпләренең йөз процентыюгары тизлекле оптик челтәрләргә тоташтырылган.»
Дискуссияләр дистанцион рәвештә алып барыла. Бөтен дөньядан 7 меңнән артык катнашучы һәм 263 спикер. Мондый масштабтагы Онлайн-форум Россиядә беренче тапкыр уздырыла.
Михаил Мишустин телеграммасы: Безнең төп максатыбыз – Россия дөнья базарында кирәкле инновацион технологияләр, сервислар һәм продуктларның барлыкка килү урынына әйләнсен. Россия һәм чит ил IT-компанияләренә безнең илдә эшләү һәм бизнесларын үстерү уңайлы булсын өчен барысын да эшләү.
Барлык алдынгы фикерләр Казанда берләшә. Катнашучыларны Татарстанның цифрлаштыру һәм милли байлыгы дөньясына алып керәләр. Сәнгать осталары Татарстанның мәдәни кодын ачса, экспертлар – цифрлы киләчәккә ачкычлар бирә.
Регина Сафиуллина, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.